news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ейск шәһәрендә фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты

Ейск шәһәрендә һәлакәткә очраган самолет торак кварталга төшү сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

«Ейск шәһәрендә хәрби самолет һәлакәтендә кешеләр үлү турындагы хәбәр Татарстанны тетрәндерде. Фаҗига корбаннары арасында балалар булу аеруча аяныч. Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән иң кадерле һәм якын кешеләрен югалтучыларның кайгысын уртаклашам. Шулай ук бу фаҗигадә зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу теләвебезне җиткерүне сорыйбыз», диелә телеграммада.

Искәртик, кичә кич белән Ейскта торак йорт янына Су-34 хәрби самолеты төште. Һәлакәт очып киткәндә двигательләрнең берсенә ут кабу аркасында булган. Бүген иртән билгеле булганча, фаҗигадә 13 кеше үлгән, имгәнгән 19 кеше хастаханәдә ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100