news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов эчке эшләр органнары вәкилләренә: Татарстанның җәлеп итүчәнлеге сезгә бәйле

Татарстан – Россиянең сәнәгый үсеш кичерүче һәм инвестицион яктан җәлеп итүчән төбәкләреннән берсе. Мондый үсеш дәрәҗәсенә ул күп яктан эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең җайга салынган һәм төгәл эше нәтиҗәсендә иреште. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләренә машина ачкычлары тапшыру тантанасында шулай дип белдерде.

Ул хезмәткәрләрне һөнәр бәйрәмнәре белән тәбрик итте, аларга сәламәтлек һәм уңышлы хезмәт итүләрен теләде.

«Һәм, әлбәттә, республикабызның иминлеген тәэмин итүдә зур өлеш керткәннәре өчен эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә республика халкы һәм шәхсән үз исемемнән рәхмәт әйтәсем килә. Татарстан Республикасы - сәнәгый үсеш кичерүче һәм инвестицион яктан җәлеп итүчән төбәкләрнең берсе. Һәм, әлбәттә инде, иминлектән башка бернинди туристлык, инвестицион яктан җәлеп итүчәнлек тә була алмый. Бу – эчке эшләр органнарының тотрыклы һәм төгәл хезмәте нәтиҗәсе», - дип искәртте ул.

Шуннан соң участок полициясе вәкилләренә ВАЗ-21214 «Нива» автомобильләре тапшырылды. Әлеге тантана «2014-2025 елларда Татарстан Республикасында иҗтимагый тәртипне тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» программасы кысаларында үткәрелә.

ТР Президенты участковыйларның татарстанлылар белән һәрвакыт янәшә булуын, шуңа күрә күп нәрсә аларның оперативлыгына бәйле икәнлеген билгеләп үтте.

Моннан тыш, тантанада катнашучыларны ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин да котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot