Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә профессиональлек өчен рәхмәт әйтте
Казанда Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Рәис Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.
Катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәрвакыт югары профессиональлек, җаваплылык һәм бурычларына тугрылык белән аерылып тора. Ул ассызыклаганча, аларның эш үзәгендә гражданнар турында кайгырту, хокукларны яклау һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү кала.
Фото: © rais.tatarstan.ru
«Сез иң катлаулы вазгыятьләрдә ярдәмгә киләсез, шул ук вакытта еш кына үз-үзегезне куркыныч астына куеп, көндәлек эшчәнлектә үзегезнең иң яхшы кешелек сыйфатларыгызны күрсәтеп. Гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, хокук тәртибен саклау эшенә лаеклы өлеш керткән Эчке эшләр министрлыгы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре», – дип билгеләп үтте республика лидеры.
Татарстан Рәисе эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә һәм шәхси составына 2025 елда республикада узган зур чаралар вакытында иминлекне тәэмин итү бурычларын сыйфатлы үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Алар арасында – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү, Татарстан Рәисен сайлау, «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы, шулай ук «РОСТКИ» һәм «Kazan Digital Week» форумнары.
Фото: © rais.tatarstan.ru
Рөстәм Миңнеханов тыныч халыкның иминлеген тәэмин итеп, Россиянең яңа төбәкләрендә хезмәт итүче Татарстан полицейскийларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ул шулай ук илкүләм иминлеккә яңа куркыныч янаулар барлыкка килү белән эчке эшләр министрлыгы алдында җитди чакырулар торуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, оешкан җинаятьчелек, экстремизм, коррупция һәм дистанцион мошенниклык белән көрәшкәндә принципиальлек һәм активлык кирәк.
«Сез алда торган барлык бурычларны да үтәрсез, бу юнәлешләрнең һәркайсы буенча нәтиҗәле эш итәрсез, хезмәтнең абруен ныгытып, законга намус белән хезмәт итәрсез, дип ышанам. Үз чиратында республика алга таба да ведомствога тиешле ярдәм күрсәтәчәк, аны техник һәм кадрлар белән ныгыту өчен чаралар күрәчәк, хезмәтне башкару өчен лаеклы шартлар тудырачак. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!» – диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © rais.tatarstan.ru
Чара азагында республика җитәкчесе дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Эчке хезмәт подполковнигы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмати технологияләр, элемтә һәм мәгълүматны яклау үзәге җитәкчесе Лирик Нигъмәтҗанов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Полиция полковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Транспортта Казан линия идарәсе башлыгы урынбасары, полиция башлыгы Тимур Мөхәммәтшин «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален алды.
Моннан тыш, эчке эшләр министрлыгының кайбер хезмәткәрләре «Җәмәгать тәртибен саклауда аерылып торган өчен» медальләре белән билгеләп үтелде һәм мактаулы исемнәргә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз