news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Дуңгызларда Африка чумасы сәбәпле, Татарстан территориясе куркыныч астында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дуңгызларда Африка чумасы чыккан урыннарда активрак көрәшергә өндәде. Республикада килеп туган вазгыятьне ул куркыныч дип атады, мондый хәлнең әле булганы юк иде.

«Республикада терлекчелек өлкәсендә эпидемия вазгыяте кискенләште. Беркайчан да андый хәл булмады. Дуңгызларда Африка чумасының берьюлы җиде учагы ачыкланган», - диде ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.

Аның сүзләренчә, Спас, Мамадыш һәм Югары Ослан имин булмаган районнарга керә. Чир барлыкка килгән урыннарда һәм куркыныч янаган зоналарда 6 меңгә якын дуңгыз юк ителгән. «Республиканың бөтен территориясе куркыныч астында», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Вирусның тиз таралу куркынычы бар, шуңа күрә дуңгызчылык предприятиеләре һәм ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә мөмкин кадәр ябык режимны тәэмин итәргә һәм биокуркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, дип өстәде республика җитәкчесе. Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетына кабан дуңгызы популяциясен мөмкин кадәр киметергә өндәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100