Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Дубайда инвестицион форум ачылышында чыгыш ясады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш сәфәре белән килде. Анда ул Дубайда ел саен үткәрелә торган инвестицион форумны ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Татарстан Рәисе үзенең чыгышында БГӘ җитәкчелегенә Россия регионнары белән хезмәттәшлеккә ачык булулары өчен рәхмәт белдерде.
«Татарстан чарага нигез салынганнан бирле аның партнеры һәм катнашучысы булып тора», - дип искәртте ул.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Инвестицион климат буенча Россиядә беренче урында тора. Аның сүзләренчә, республика икътисады экспортка юнәлгән, ә Татарстан предприятиеләре продукциясе дөньяның 100 дән артык иленә җибәрелә.
«Без Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирәбез, анда энергетика, авыл хуҗалыгы һәм хәләл продукция, югары технологияләр, ислам финанслары буенча уртак проектлар өчен зур потенциал күрәбез», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе республиканың Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлегенә аерым тукталды. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанның тышкы сәүдәсендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең өлеше 50 проценттан артып киткән. Аның сүзләренчә, республика Якын Көнчыгыш илләреннән инвестицион капитал җәлеп итү мәйданчыгы булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз