news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Дрон Экспо» пленар утырышына кадәр пилотсыз очкычлар күргәзмәсен карады

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә уза торган «Дрон Экспо» форумының пленар утырышына кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шунда ук оештырылган «Дрон Экспо-2026» халыкара күргәзмәсен карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов экспозиция белән танышты һәм пилотсыз авиация системалары өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләрне бәяләде. Быел күргәзмә 20 илдән 200дән артык экспонентны берләштерде. Алар арасында – җитештерүчеләр, эшләүчеләр, инженер компанияләре, интеграторлар, шулай ук фәнни һәм тармак оешмалары.

Моннан тыш, күргәзмәдә яңа платформалар, навигация системалары, сенсорлар, ясалма интеллект базасындагы карарлар һәм башка технологияләр тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot