Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Динамо-Ак Барс»ны Россия чемпионатында җиңүе белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» командасын 2026 елда чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Ул уенчыларга, команданың баш тренеры Араик Маргарянга, клуб җитәкчелегенә, ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе һәм АК БАРС банкка котлау телеграммасы юллады.
«Казанның «Динамо - Ак Барс»ы 20 елдан артык ышанычлы һәм лаеклы рәвештә илнең иң көчле командасы статусын, көчле көрәш рухын һәм бердәмлеген саклый, югары спорт осталыгын һәм матур уеннар күрсәтә», – дип язган Татарстан Рәисе.
Миңнеханов сүзләренчә, чемпион титулын яулау җиңел түгел, әмма аны саклап калу тагын да катлаулырак. Ул спортчыларга үз эшләренә бирелгәнлекләре һәм хезмәт сөючәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, бу сыйфатлар спорт кырында да, тормышта да яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.
Миңнеханов командага сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз