Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубын чемпион титулы белән котлады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеген, тренерлар штабын һәм уенчыларын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.
ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы президенты Леонид Барышев һәм команданың баш тренеры Зоран Терзич исемнәренә юлланган хөкүмәт телеграммасында республика җитәкчесе «Динамо-Ак Барс» клубының быелгы сезон фавориты һәм Татарстанның чын горурлыгы булуын билгеләп үтте.
«Барыгызны да хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионатында лаеклы җиңүегез белән котлыйм. Сез дәрәҗәле турнир тарихында сигезенче алтын медаль яулап, мактаулы трофейны Казанга кире кайтара алдыгыз. «Динамо-Ак Барс» клубы – быелгы сезонның фавориты һәм Татарстанның чын горурлыгы. Сезгә нык сәламәтлек, яңа һөнәри үрләр һәм уңышлар телим», – диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз