news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» һәм «Ак Барс-Динамо»ны ил Суперкубогында җиңүе белән котлады

Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» һәм «Ак Барс-Динамо»ны ил Суперкубогында җиңүе белән котлады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чирәмдәге хоккей буенча «Динамо-Ак Барс» һәм «Ак Барс-Динамо» командалары коллективларына, шулай ук аларның тренерларына һәм республиканың спорт, финанс оешмалары җитәкчеләренә котлау телеграммасы юллады.

Адресатлар арасында «Динамо-Ак Барс»ның баш тренеры Араик Маргарян, «Ак Барс-Динамо»ның баш тренеры Валентина Апельганец, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, «Ак Барс банкы» идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Татарстанның Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Марат Айзатуллин, шулай ук клубларның президентлары Салават Гайсин һәм Евгений Корольков бар.

Спортчыларга һәм тренерларга мөрәҗәгать итеп, Миңнеханов аларны Татарстан командаларының Россия Суперкубогы матчларында уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбрик итте.

«Ике команда да искиткеч осталык, яхшы техника, көрәш характерын күрсәтте һәм спортчыларыбызның югары осталык дәрәҗәсен раслады», – дип искәртте Миңнеханов.

Татарстан Рәисе уенчыларга, тренерларга һәм әлеге җиңүләргә катнашы булган һәркемгә төбәкнең спорт традицияләре белән горурлану мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

«Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, үз көчегезгә ышаныч, киләчәктә уңышлар һәм яңа үрләргә ирешүегезне телим», - дип сүзен төгәлләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot