news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов дин әһелләре форумында: Халкыбызның ике таянычы бар – Ислам дине, татар теле

Миңнеханов дин әһелләре форумында: Халкыбызның ике таянычы бар – Ислам дине, татар теле
Рөстәм Миңнехановның Телеграм каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да узган XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумыннан фотолар күрсәтте. Ул яшьләрне татар теленә өйрәтүнең, гаиләдә татар теле мохитен саклауның мөһимлеген һәм туган телнең татар халкының төп терәкләренең берсе дип атады.

«Бөтенроссия дин әһелләре форумында эшлибез. Эшебезнең мөһим юнәлешләре - яшьләрне татар теленә өйрәтү һәи гаиләдә татар телле мохитне саклау. Халкыбызның ике таянычы бар – Ислам дине һәм татар теле. Алар булмаса, татарның киләчәге дә булмас. Тел һәм гореф-гадәтләр гаиләдә һәрчак олыдан кечегә тапшырылып килде. Шул эшне барыбызга да дәвам итү зарур», – дип язган ул Телеграм каналында.

Искәртеп үтик, баштарак форумының пленар утырышында Татарстан мөселманнары Дини нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул дини әдәбиятны анализлый һәм бәяли торган гомумроссия экспертлар оешмасы булдырырга өндәде.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot