news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Депутатларның яңа идеяләре Татарстан үсешенә этәргеч бирәчәк

Сайланган депутатларның яңа идеяләре, прогрессив карарлары Татарстанның алга таба үсешенә этәргеч бирәчәк. Бу фикерне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш республика Дәүләт Советының беренче утырышында белдерде.

«Парламент составы шактый яңарды. Аңа эшлекле, абруйлы кешеләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар да кергән. Партия вәкиллеге җитди рәвештә киңәйде – Россия Дәүләт Думасында тәкъдим ителгән барлык биш партиянең дә кандидатлары сайланды», - диде республика җитәкчесе.

Аның фикеренчә, нинди партиянеке булуга карамастан, барлык депутатлар да Татарстанны үстерүгә, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңа чакырулар шартларында сабырлык, бердәмлек һәм җаваплылык күрсәтергә, ил лидеры – Россия Президенты Владимир Путин тирәсендә берләшергә кирәк.

«Бүген хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең аерым игътибар зонасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре булырга тиеш. Сезнең эшегездә кешеләр белән турыдан-туры элемтә мөһим булып тора. Мөрәҗәгатьләр белән эшләргә, гражданнарның иң борчыган мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе парламентарийларга.

Миңнеханов шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинны VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлады.

«Сезнең күпьеллык тәҗрибәгез, профессиональлегегез һәм республика депутатлар корпусының абруе нәтиҗәсендә Татарстан алдында торган бурычларны законнар белән нәтиҗәле тәэмин итү дәвам итәчәгенә ышанам», – дип белдерде ул.

Республика парламентына 99 депутат сайланды: 50 кеше партия исемлекләре буенча һәм 49 кеше бер мандатлы округларда. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» 76,75 процент, КПРФ 10,54 процент, ЛДПР 4,41 процент, «Яңа кешеләр» 4,21 процент, «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» 3,27 процент тавыш җыйды.

Дәүләт Советында сан ягыннан күпчелек «Бердәм Россия»дә: 86 депутат сайланган, шуларның 52се үз урыннарын саклап калган. Коммунистлардан 6 депутат узды, ЛДПР һәм «Яңа кешеләр» партияләреннән - икешәр, «Гадел Россия»дән – бер. Тагын икесе үзен-үзе тәкъдим итүче буларак үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100