Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов депутатлар алдында торган төп бурычларны әйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында депутатлар алдында торган төп бурычларны әйтте.
Ул 8 нче сентябрьдә Дәүләт Советының җиденче чакырылышы формалашканын искәртте. «Яңа чакырылыш депутатлар алдында Россия дәүләтчелеген ныгыту, тарихи гаделлекне саклау, иҗтимагый-сәяси тотрыклыкны тәэмин итү бурычлары тора. Эшегез белән сайлаучылар сезгә күрсәткән ышанычны акларга тиешсез», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Татарстан Рәисе сайлау, шулай ук җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау узачагын искәртте. «Татарстанның алдагы киләчәге һәм гражданнар иминлеге дәүләт һәм муниципаль хакимият, депутатлар корпусының дөрес оештырылган эшеннән тора. Халык белән даими кире элемтә булырга тиеш», – диде республика җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз