Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның 71,6 проценты тавыш бирде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга кичә, 8 сентябрьдә, узган Дәүләт Советына сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында язды.
«Булачак депутатлар өчен үз тавышларын сайлаучыларның 71,6 проценты бирде. Татарстанлылар чираттагы мәртәбә республикада уздырыла торган социаль-икътисади курсларга бердәмлек һәм ярдәм күрсәттеләр. Якынча нәтиҗәләр буенча, сайлаучыларның 76,7 проценты «Бердәм Россия» партиясе кандидатлары исемлеге өчен, 10,5 проценты — КПРФ өчен, 4,4 проценты — ЛДПР өчен, 4,2 проценты — «Яңа кешеләр» партиясе өчен һәм 3,2 проценты «Гадел Россия-Патриотлар-Дөреслек өчен» партиясе өчен тавыш биргән», — диде ТР Рәисе.
Ул республика халкына Татарстанның икътисади һәм социаль үсешенә битараф калмаганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Республикабыз киләчәктә дә нык үсеш юлында булсын, Татарстан Дәүләт Советына сайланган яңа чакырылыш депутатлары халык мәнфәгатьләрен яклап хезмәт итсен», - дип тәмамлады сүзен Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз