news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Дәүләт Думасына сайлауларда иминлекне тәэмин итәргә кушты

Миңнеханов Дәүләт Думасына сайлауларда иминлекне тәэмин итәргә кушты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә Россия Дәүләт Думасына алдагы сайлаулар вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп бурычлар арасында сайлау комиссияләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм участокларның тавыш бирүгә әзерлеген тикшерү бар. Рөстәм Миңнеханов электр белән тәэмин итү һәм элемтә линияләренең ышанычлылыгын, транспорт белән тәэмин ителешне тикшерүгә, шулай ук комиссия әгъзалары өчен туклануны оештыруга аерым игътибар бирде.

Татарстан Рәисе сайлау көннәрендә сайлау участокларында һәм җәмәгать урыннарында иминлек һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен барлык хезмәтләрнең дә кирәкле чараларны күрергә тиешлеген ассызыклады.

«Республикада сайлаулар югары оештыру дәрәҗәсендә узарга тиеш. Иң мөһиме – нәтиҗәләрнең легитимлыгы гражданнарның хакимият институтларына ышанычын тагын да ныгытуга хезмәт итәргә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлау 2026 елның 18–20 сентябрендә узачак. Парламент депутатларының 225 мандаты федераль партия исемлекләре буенча, тагын 225 мандат бермандатлы округлар буенча бүленәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot