Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Данис Зариповка Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре исеме бирде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Рөстәм Миңнеханов үз карары белән хоккейчы Данис Зариповка «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде. Документ республика җитәкчесе сайтында урнаштырылган.
Карарда язылганча, мактаулы исем Зариповка «республикада физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» бирелә.
Данис Зарипов күптән түгел спорт карьерасын тәмамлады. 41 яшьлек хоккейчы үзенең соңгы матчын 24 февральдә уйнады. Бу уен «Металлург» белән очрашу булды. Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда спортчы бу карарын аңлатты.
«Рәсми уеннарда катнашуны тәмамларга вакыт җитте. Мин моны үзем аңладым. Егетләргә уңышлар телим», – дип билгеләп үтте биш тапкыр Гагарин Кубогы алган бердәнбер спортчы (өч тапкыр «Ак Барс» һәм ике тапкыр «Металлург» составында). «Ак Барс» капитаны вазифасын ул Радуловка тапшырды.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов башка карары белән Татарстан Республикасының атказанган физкультура хезмәткәре дигән мактаулы исемне Татарстанның Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримовка бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз