news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Чунцинның Кытай Коммунистлар партиясе секретаре Юань Цзяцзюнь белән очрашты

Миңнеханов Чунцинның Кытай Коммунистлар партиясе секретаре Юань Цзяцзюнь белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәсми сәфәре кысаларында Чунцин шәһәре Кытай Коммунистлар партиясе Секретаре Юань Цзяцзюнь белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Миңнеханов Кытай ягына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте. Ул Чунцин шәһәренә беренче тапкыр килүен билгеләп үтте һәм мегаполисның масштабы һәм үсеше белән соклануын белдерде. 2024 елда Россия белән Кытай Халык Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел тулды, дип искәртте ТР Рәисе. Миңнеханов әйтүенчә, РФ Президенты Владимир Путин Си Цзиньпин белән очрашу барышында Россия белән Кытай арасында үрнәк хезмәттәшлек булуны билгеләп үтте.

Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуда актив катнаша: республика Кытайның төрле провинцияләре, шул исәптән Чунцин белән сигез килешү төзеде. Казан Кытайның алты шәһәре белән тугандаш элемтәдә тора. «Безнең эшлекле даирәләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен бик күп төрле юнәлешләр бар. Бу сәүдә-икътисади хезмәттәшлек, уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, IT-өлкәдә кооперацияләнү, сәламәтлек саклау өлкәсе», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Шулай ук Миңнеханов Казан белән Шанхай арасында туры рейслар йөри башлау турында билгеләп үтте. Март аеннан Хайнань утравына да туры рейслар булдырылачак. Бу төбәкләр арасында туристлык һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.

Секретарь Юань Цзяцзюнь ТР Рәисе белән шәхси очрашуга бәйле шатлыгын белдерде. Кытайда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның БРИКС саммиты кысаларында Казанга сәфәрен зур кызыксыну белән күзәттеләр, диде ул.

«Сез безнең өчен хөрмәтле кунак», - дип билгеләп үтте Юань Цзяцзюнь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100