news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов чит ил сәүдә палаталары җитәкчеләренә: Татарстан партнерлыкка һәрвакыт ачык

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм чит илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчелеге белән очрашты. Алар Сәүдә-сәнәгать палаталары халыкара форумында катнашырга Казанга килде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Вакыйга «Россия Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисади форумга кушылган. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, чара инвестицион мөмкинлекләрне тәкъдим итү, тәҗрибә уртаклашу һәм икътисади элемтәләрне җайга салу өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора. Ә Россия һәм дөнья сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләрен җыйган форум Россия төбәкләре һәм чит илләрнең бизнес-берләшмәсе вәкилләре арасында яңа элемтәләр төзү мөмкинлеге бирә.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республика – Россиянең алдынгы регионы, ул сәнәгать үсеше күрсәткечләре, инвестицияләр һәм экспорт күләме буенча югары позицияләрдә тора. Монда бизнесны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудырылган, шул исәптән ислам дөньясы илләре белән үзара хезмәттәшлек ягыннан да.

Бу эшкә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы да җитди өлеш кертә. Ул чит илләргә бизнес-миссияләр оештыра, форумнар һәм чит ил делегацияләре белән очрашулар үткәрә. Әйтик, быел Татарстан эшмәкәрләре Белоруссия, Төркия һәм Үзбәкстанда булды.

Татарстан Рәисе Сәүдә-сәнәгать палаталары лидерларына Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлы эш теләде. «Безнең республика һәрвакыт партнерлык өчен ачык», –  дип өстәде.

Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Сергей Катырин билгеләп үткәнчә, быел форум Россиянең 45тән артык палатасы һәм 10нан артык чит ил сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләрен җыячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100