news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов чит ил агентларын Тукай премиясенә тәкъдим итүне тыю турында карарны имзалады

Миңнеханов чит ил агентларын Тукай премиясенә тәкъдим итүне тыю турында карарны имзалады
"Татар-информ" архивы

Чит ил агенты (иноагент) дип танылган зат Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә алмый. Дәүләт премиясе турындагы нигезләмәгә тиешле үзгәрешләр кертү турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Премиягә гариза биргәндә, кандидатның мондый статусы булмавын раслаучы мәгълүматларны чит ил агентлары реестрыннан алып бирергә кирәк булачак, дип аңлатыла карарда.

Әгәр премиягә лаек булган кешене яки коллектив әгъзасын акчалата бүләк һәм диплом тапшырганчы иноагент дип танысалар, аны лауреатлар арасыннан төшереп калдырачаклар.

Татарстан Республикасы Президенты карары агымдагы елның 1 декабреннән үз көченә керә.

  • Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе иң күренекле, җәмгыятьтә танылган, илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре – сынлы, музыкаль, театраль, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелешен үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә. Премияне 1958 елда ТАССР Мәдәният министрлыгы керткән. Шул вакыттан бирле ул ел саен тапшырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot