news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Чайна Чэнтун» компаниясенә Татарстанда бизнес-парк булдырырга тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Чайна Чэнтун» халыкара инвестиция компаниясе генераль директоры һәм идарә рәисе Сунь Бохуэйга республикада Мәскәүдәге «Гринвуд» компаниясенә охшаш бизнес-парк булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әңгәмә 18 һәм 19 августта Казанда уза торган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III [алыкара форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов кунакка Татарстанга игътибары һәм бу чарада катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Аның бәяләвенчә, хәзер форум – үзара хезмәттәшлек, эшлекле партнерлар белән очрашулар һәм конкрет килешүләргә ирешү өчен яхшы мәйданчык.

Яклар Мәскәүдә төзелгән «Гринвуд» бизнес-паркы турында фикер алыштылар, аның белән «Чайна Чэнтун» компаниясе идарә итә. ТР Рәисе 2023 елда бу үзәктә булуын һәм мондый паркның Татарстанда да барлыкка килүе белән кызыксынуын белдерде.

«Кытай капиталы катнашында төзелгән бу мәйданчык безнең илләр арасында икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен платформа булып тора», - дип аңлатты Миңнеханов.

Сунь Бохуэй Татарстанда мондый бизнес-парк булдыру идеясен хуплады. Аның сүзләренчә, республикада бизнесны үстерү һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен шартлар тудырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot