news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Чагинның Монголиянең мактаулы консулы вазифасына кандидатурасын хуплады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Монголиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дуламсурэнгийн Даваа белән очрашуда бу илнең Казандагы мактаулы консулы итеп Владимир Чагинны билгеләү тәкъдимен хуплады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сез Татарстан Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагинны Монголиянең Казандагы мактаулы консулы итеп билгеләү инициативасы белән чыктыгыз. Без әлеге инициативаны һәм кандидатураны хуплыйбыз. Ул илләребезне якынайту өчен күп нәрсә эшли алырлык ышанычлы кеше», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Монголияне Россиянең сыналган стратегик партнеры дип атады. «Илләр арасында даими диалог саклана. Без үзебезнең дәрәҗәдә эшлекле элемтәләрне ныгытырга әзер», - диде ул.

Икътисади хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, Монголиягә Татарстаннан нефть химиясе продукциясе, җиһазлар, азык-төлек продуктлары кайтарыла. Товар әйләнешен арттыру өчен мөмкинлекләр бар – 2025 ел нәтиҗәләре буенча ул 48,2 млн доллар тәшкил итте, дип басым ясады ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиянең икътисади яктан алга киткән төбәкләренең берсе булуына игътибар итте. Республика Монголиягә машина төзелеше, автомобиль төзелеше, медицина һәм фармацевтика, шулай ук агросәнәгать комплексы продукциясен китерергә әзер.

Болардан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе мәдәният һәм туризм өлкәсендә партнерлыкны үстерү белән кызыксынуын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot