news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов бюджет турында: Ел ахырына акча калдырып, аннары теләсә ничек тотарга ярамый

Миңнеханов бюджет турында: Ел ахырына акча калдырып, аннары теләсә ничек тотарга ярамый
Фото: rais.tatarstan.ru

Беренче яртыеллыкта Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты кереме 280 миллиард сумга якын тәшкил итте. Әмма республикада табышка салым кереме кими бара, һәм алга таба динамика үсәчәк кенә. Республика икътисады ничек үзгәрә һәм Рөстәм Миңнеханов финансчыларга нинди йөкләмәләр бирде – «Татар-информ» материалында.

Җыю буенча еллык план 54,5 процентка үтәлгән

2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның берләштерелгән бюджетына 326,4 млрд сум кергән. Аларның 276,4 миллиард сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр. Бу хакта республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Җыю буенча еллык план 54,5 процентка үтәлгән. Әмма тынычланырга иртәрәк әле», – дип белдерде Миңнеханов.

Төп проблемаларның берсе табышка салымнан керемнәрнең кимүе булды, ул киләчәктә үсәчәк кенә.

«Җитештерүчеләргә ярдәм итәргә, булган ярдәм чараларын кулланырга һәм федераль дәрәҗәдә яңа ярдәм чаралары буенча тәкъдимнәр кертергә кирәк», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Фото: rais.tatarstan.ru

Миңнеханов илкүләм проектларга аерым игътибар бирде. Ул искәрткәнчә, быел аларны гамәлгә ашыруга 42,9 миллиард сум каралган, шуның 23,4 миллиард сумы – федераль акчалар. Шуларга Татарстанда 456 объект төзеләчәк һәм ремонтланачак.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, федераль үзәк белән килешүләрне тулысынча үтәргә, шулай ук республикага өстәмә акча алу мөмкинлеген эзләргә кирәк.

«Федераль дәрәҗәдә 2026 елга бюджет формалаштыру буенча эш башланды, һәм, киеренке эшне исәпкә алып, федераль финанслашу механизмнарыннан максималь файдаланырга кирәк», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Фото: rais.tatarstan.ru

Салым керемнәре 14 процентка арткан

Татарстан салымчылары ярты ел эчендә республикада 800 млрд сумнан артык акча җыйды. Бу үткән ел белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк, дип хәбәр итте Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

«Республика икътисадының катлаулы геосәяси һәм икътисади проблемаларга ныклыгы, салым администрациясенең яхшы төзелгән моделе белән беррәттән, беренче яртыеллыкта салым керемнәренең уңай динамикасын саклап калырга мөмкинлек бирде», – дип белдерде Сафиуллин.

Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына әлеге сумманың өчтән бере генә кергән – 280 миллиард сумнан азрак. Бу 2024 елның беренче яртысына караганда 11 процентка күбрәк. «Бу бюджет билгеләнешләрен тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы.

Фото: rais.tatarstan.ru

Дәүләт бурычы 13 миллиард сумга кимегән

Татарстан финанслар министры Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, 2025 елның икенче яртысына республиканың дәүләт бурычы 99,1 млрд сум тәшкил иткән. Бу ел башына караганда 13 миллиард сумга кимрәк.

Министр шулай ук Татарстан бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр турында да сөйләде. Әйтик, беренче яртыеллыкта физик затлар кеременә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 89,8 миллиард сум күләмендә кергән, оешмалар милкенә салым – 22,7 миллиард сум.

«Кайбер зур предприятиеләр бюджетка түләүләрне 14 миллиард сумга киметте»

Рөстәм Миңнеханов бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыру буенча даими эш таләп ителүен билгеләп үтте.

«Беренче яртыеллыкта күп кенә предприятеләр табышка салым буенча бюджетка түләүләрне 14 миллиард сумга киметкән. Шул ук вакытта оешмаларның шактый өлеше зыян белән эшли. Вазгыятькә даими мониторинг алып барырга һәм предприятиеләрнең якын киләчәккә фаразларын төзергә, шулай ук ярдәм итү чараларын күрергә кирәк», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

«Муниципалитетларга җир салымына игътибар итәргә кирәк. 21 муниципалитет узган елның беренче яртысы белән чагыштырганда керемнәрне киметкән. Бу – зур саннар. Салым булмаган керемнәр буенча муниципалитетларга аренда түләүләре буенча бурычларга анализ ясарга кушам. Саннар, бәлки, аздыр да, әмма кайбер районнарда кимчелекләр бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: rais.tatarstan.ru

«Барысы да үз вакытында булырга тиеш»

Алдагы йөкләмәләр чыгымнарга кагыла. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ярты ел эчендә алар планның 40 процентын тәшкил иткән.

«Ел ахырына калдырып, аннары теләсә ничек тотарга ярамый. Барысы да үз вакытында һәм тигез булырга тиеш», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, Финанс министрлыгына киләсе елга бюджет формалаштыру эшен барлык дәрәҗәләрдә координацияләргә кирәк.

«Барлык чыгым йөкләмәләре реаль финанслау чыганаклары белән тәэмин ителергә тиеш. Муниципаль дәрәҗәдә баланслы бюджетлар эшләргә кирәк», - дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot