news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Быел Казанда «Энергопром» форумы бөтенләй башка масштабка ия булды

Миңнеханов: Быел Казанда «Энергопром» форумы бөтенләй башка масштабка ия булды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Энергопром-2026» Казан халыкара форумына нәтиҗә ясады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум 2-3 апрельдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узды һәм быел Россия Энергетика министрлыгы һәм сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән федераль статуска ия булды.

«Россия Энергетика министры Сергей Цивилев форумда ике көн эшләде, федераль предприятиеләрне һәм программаларны җәлеп итте. Форум бөтенләй башка масштабка ия булды: катнашучылар саны ике мәртәбә күбрәк, 9 чит ил делегациясе, Россиянең 23 төбәгеннән, 117 компаниядән вәкилләр. Форум кысаларында берничә килешү имзаланды», - дип билгеләде Миңнеханов.

Ул шулай ук чараның бай эшлекле программасына басым ясады. Яшьләр тематикасына һәм ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренең киберкуркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot