Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов буллингка һәм яшүсмерләр җинаятьчелегенә каршы чараларны көчәйтергә чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Куркынычсызлык советы утырышын уздырды. Очрашу Казан Кремлендә узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, шәһәр һәм район башлыклары, шулай ук министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Катнашучылар балигъ булмаганнар арасында төркемле җинаятьләрне булдырмау, мәгариф учреждениеләрендә буллинг һәм яшүсмерләрне диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күп кенә яшүсмерләр хокукка каршы гамәлләрнең авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген аңламый. Аның сүзләренчә, бер үк вакытта Украина неонацист төркемнәренең активлыгы көчәйгән, алар Россия гражданнарын, беренче чиратта яшьләрне, диверсия-террорчылык актларын кылу өчен вербовкаларга тырыша.
Ул ассызыклаганча, мондый эшчәнлекнең нәтиҗәсе мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында һөҗүмнәр була. Соңгы айларда илдә берничә шундый очрак булды.
Республика Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр арасында җинаятьләрнең шактый өлеше деструктив контент һәм социаль челтәрләр йогынтысында башкарыла, анда еш кына җинаятьчеләрне геройлаштыру һәм популярлаштыру бара.
Ул билгеләп үткәнчә, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр эше һәм хокук бозуларны профилактикалау белән шөгыльләнүче барлык структураларның үзара хезмәттәшлеге шәһәр һәм район башлыкларының шәхси җаваплылыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз