Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов бүгенге Казанга кайткан Пушкин турында нейрочелтәр ясаган видеоязма күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын Рус теле көне белән котлады һәм рус әдәбияты классигы Александр Пушкинның 227 еллыгы турында искәртте. Рәис МАКС-каналында Пушкин турында нейрочелтәр ясаган видеоязма урнаштырды.
«Бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин рус теленә буыннарны һәм үз илен чын күңелдән сөюче миллионлаган кешенең йөрәкләрен берләштерүче әдәби мирас бүләк итте. Танылган классикның мирасы сезне һәрвакыт Ватаныбыз файдасы өчен игелекле эшләр башкарырга илһамландырсын! Рус теле көне белән!» – дип язды Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов урнаштырган видеода Пушкин бүгенге Казанга кайта. Видео нейрочелтәр ярдәмендә ясалган. Чынлыкта исә классик Казанга 1833 елның 5-8 сентябрендә, «История Пугачевского бунта» әсәрен язганда килгән булган.
Видео: max.ru/rustamminnikhanov.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз