news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Бүгенге катлаулы шартларда беренче чиратта халык турында кайгырту мөһим

Бүгенге катлаулы шартларда хакимият органнарының төп бурычы - гражданнар турында кайгырту, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре аеруча зур игътибар таләп итә, диде ул. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты искәрткәнчә, Россия һәм республика дәрәҗәсендә хәрби хезмәткәрләрне матди яктан тәэмин итү һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча күп кенә чаралар кабул ителде. «Республика Хөкүмәтенә шәһәр һәм район башлыклары белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү эшен даими режимда алып барырга һәм бу эшне өстенлекле юнәлеш буларак билгеләргә кирәк», - диде ул.

Моннан тыш, хакимиятнең аерым игътибары зонасында балалы гаиләләргә ярдәм булырга тиеш, дип өстәде Миңнеханов. Россия Президенты Владимир Путин 8 ноябрь киңәшмәсендә ассызыклаганча, төп бурыч - Россия гаиләләре өчен хәерчелек янауны минимумга калдыру, дип искәртте ул.

«Кичә илебез Хөкүмәте утырышында 8-15 яшьлек балалар тәрбияләнә торган аз керемле гаиләләр өчен айлык пособие түләргә тагын 27 млрд сум бүленәчәк, дип игълан ителде. Бу ярдәм чарасы безнең дәүләт башлыгы инициативасы белән апрель аенда кертелде», - дип өстәде республика җитәкчесе.

Ул Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына балалы гаиләләргә пособиеләрнең үз вакытында тәэмин итүне йөкләде. «Монда без дә, федераль бюджет та катнашабыз, шуңа күрә бу эшне вакытында башкарырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук тагын бер мөһим программа - торак бистәләрне һәм микрорайоннарны газлаштыру һәм газ үткәрү турында искә төшерде. Кичә Яшел Үзән районының Әйшә авылында газүткәргечне торак йортларга тоташтырдылар. Газ 100 җир кишәрлегенә бушлай үткәрелгән, 3 чакрымнан артык билгеләү челтәре салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100