news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Буа районында терлек азыгы үзәге булдырырга кирәк булуын әйтте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районында булды. Президент анда урак өсте темпларын һәм сыйфатын бәяләде. Рөстәм Миңнеханов районның терлекчелектә көч-куәт дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм анда азык үзәкләре булдырырга кирәк булуын белдерде.

Республика җитәкчесе урып-җыю турында авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп ителгән механизаторлар, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм инвесторлар белән әңгәмә корды. Район башлыгы Рәмис Камартдинов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 54 мең гектар мәйданга бөртекле культуралар чәчелгән, 33 процент җыеп алынган. Аның сүзләренчә, эш нәтиҗәләре буенча 210 – 220 мең тонна ашлык җыеп алынырга мөмкин дип көтелә. Моннан тыш, районда һәркөн 133 тонна сөт җитештерелә, шуның 36 тоннасы – хуҗалыклардан.

«Терлекчелек буенча сезнең потенциалыгыз бик зур. Азык үзәкләре булдырырга кирәк. Моның өчен сезнең районда уңыш гадәттәгечә яхшы», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Хәзер районда кырларны уҗым чәчү өчен әзерлиләр, басуларның 50 проценты инде әзер. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы буенча гомуми рейтингта районның үсешен билгеләп үтте. Аерым алганда, биредә үз фермаларын үстерүгә грантлар алган компанияләр күп, дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100