news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов БРИКС уеннарын үткәрүне оештыру комитеты рәистәше урынбасары итеп билгеләнде

Миңнеханов БРИКС уеннарын үткәрүне оештыру комитеты рәистәше урынбасары итеп билгеләнде
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләренең спорт уеннарын әзерләү һәм үткәрүне оештыру комитеты рәистәше урынбасары итеп билгеләнде.

Оештыру комитеты составы Россия Хөкүмәте боерыгы белән расланган. Аның рәистәшләре итеп Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин билгеләнгән.

Миңнехановтан тыш, оештыру комитеты рәистәшенең тагын бер урынбасары итеп Россиянең спорт министры Олег Матыцин куелган. Комитетның җаваплы секретаре итеп аның беренче урынбасары Азат Кадыйров билгеләнгән.

Оештыру комитеты составына тагын 15 вазифаи зат кертелгән, шул исәптән вице-премьер — Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов.

БРИКС илләренең спорт уеннары Казанда 2024 елның 12-23 июнендә узарга тиеш. Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россиянең киләсе елда БРИКСта рәислек итү планнары турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100