Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: БРИКС төзелеш атналыгы кысаларында 100 дән артык килешү имзаланды
Беренче БРИКС халыкара төзелеш атналыгы кысаларында 100 дән артык килешү имзаланды, шул исәптән Татарстанда эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Халыкара төзелеш атналыгы Казанда 10-13 ноябрь көннәрендә узды. Аның программасына 137 чара, тармак форумнары һәм күргәзмә экспозициясе кертелгән. Төп вакыйгаларның берсе – җирлекләрнең тарихи мирасын саклауга һәм үстерүгә багышланган «Ребус» халыкара форумы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый мәйданчыклар илләр арасында партнерлыкны ныгытуга һәм тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итә.
«Мондый чаралар безгә илләр арасындагы партнерлыкны ныгытырга, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга, актуаль тармак мәсьәләләре буенча уңай чишелешләр табарга мөмкинлек бирә», - диде Татарстан Рәисе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз