news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов БРИКС саммитыннан соң Идел буе округы төбәк башлыклары рейтингын җитәкләде

Октябрь нәтиҗәләре буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәк башлыклары медиарейтингында беренче баскычта урнашты, шулай ук Федерация субъектлары җитәкчеләренең гомуми рейтингында беренче унлыкка керде, дип хәбәр итә «Медиалогия».

Октябрьдә Рөстәм Миңнеханов искә алынган хәбәрләр саны 12 754кә кадәр арткан, ә медиаиндекс 114 625,5кә җиткән. Бу аңа, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны узып, Идел буе федераль округы төбәк башлыклары рейтингы лидеры булырга мөмкинлек биргән. Өченче урында – Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев.

Татарстан Рәисе гомуми рейтингта, үз позициясен дүрт баскычка яхшыртып, җиденче урынны алган.

Билгеләп үтелгәнчә, Рөстәм Миңнехановның рейтингтагы хәленә БРИКС саммиты йогынты ясаган. Аның кысаларында республика җитәкчесе Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон, Босния һәм Герцеговина дәүләтенең бер өлеше булган Серб Республикасы Президенты Милорад Додик, Яңа үсеш банкы башлыгы Дилма Руссефф белән очрашты. Ул Россия делегациясе составында Россия Президенты Владимир Путин Төркиядәге коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоган белән үткәргән сөйләшүләрдә катнашты. Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдовка «Дуслык» орденын тапшыру саммитның гаммәви мәгълүмат чараларында актив яктыртылган тагын бер мизгеле булды.

БРИКС саммиты 2024 елның 22-24 октябрендә Казанда узды. Халыкара вакыйгага 30дан артык илнең делегацияләре җыелды, аларның 20дән артыгы югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100