Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: БРИКС саммиты шәһәр халкын һәм туристларны уңайлыклар белән тәэмин итәчәк
БРИКС саммитына әзерлек кысаларында Казанда масштаблы эш башкарылды. Төзекләндерү, яңа объектлар барлыкка килү һәм булганнарын ремонтлау шәһәр халкын һәм кунакларын уңайлыклар белән тәэмин итте. Бу хакта Xinhua басмасына биргән интервьюсында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
Аның сүзләренчә, вакыйгага тулысынча әзерлек тәмамланды. Юл-транспорт элемтәсе яхшыртылды, иҗтимагый инфраструктура яңартылды, яңа кунакханәләр төзелде.
Республика җитәкчесе шулай ук БРИКС саммиты Россия-Кытай мөнәсәбәтләрендә Татарстанның роленә дә сизелерлек йогынты ясаячагын белдерде. Мондый масштабтагы вакыйганы уздыру илләр арасындагы элемтәләрне алга таба үстерүгә җитди этәргеч бирәчәк.
- БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Бу көннәрдә шәһәрдә 20 меңгә якын кунак көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз