news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: БРИКС саммиты кунаклары чәкчәкнең шулкадәр тәмле булуын көтмәгән

Миңнеханов: БРИКС саммиты кунаклары чәкчәкнең шулкадәр тәмле булуын көтмәгән

Казанда БРИКС саммиты кунакларын ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алалар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РЕН ТВга чит ил кешеләренең милли ризыкларны авыз итүдән алган тәэсирләре турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, барлык кунаклар да рәхәтләнеп сый-нигъмәтләрдән авыз иткән.

«Чәкчәк бик яхшы, икмәк тә. Кешеләр чәкчәкнең шулкадәр тәмле булуын, кабып карагач кына белә. Реакция яхшы, уңай», - диде Миңнеханов.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Чара рәсми булмаган төшке ашка килүче катнашучы илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасыннан башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot