Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов БРИКС саммиты алдыннан кунакханә персоналын өйрәтүгә игътибар бирергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кунакчыллык инфраструктурасын әзерләүгә, шулай ук кунакханә персоналын өйрәтүгә һәм аларның квалификациясен күтәрүгә аерым игътибар бирергә кушты. Бу хакта ул 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россиянең рәислек итүенә әзерләнү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышында әйтте.
Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бу максатлар өчен махсус семинар оештырылачагы турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Казанда БРИКС саммиты 2,5 айдан соң уза, калган әзерлек эшләрен башкаруга зур җаваплылык белән карарга кирәк. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 21 августта Мәскәүдә федераль оештыру комитеты утырышы уза, аның барышында республиканың әзерлегенә бәя биреләчәк.
- БРИКС - Бразилия Федератив Республикасы, Россия Федерациясе, Һиндстан Республикасы, Кытай Халык Республикасы һәм Көньяк Африка Республикасы (2010 елның декабреннән) дәүләтара берләшмәсе. 2023 елның августында төркемгә Аргентинаны да кертеп, 6 яңа әгъза чакырылган иде, әмма декабрь ахырында ул керүдән баш тартты. Биш яңа әгъза — Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Эфиопия БРИКСта 2024 ел башыннан эшли башлады. БРИКС эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе - дөньяда глобаль иминлекне һәм тотрыклылыкны ныгытуга ярдәм итү. Татарстан башкаласы 2024 елның 22-24 октябрендә БРИКС илләре саммитын кабул итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз