news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: БРИКС кысаларында яшьләр хезмәттәшлеге тарихына Казанда нигез салынды

Миңнеханов: БРИКС кысаларында яшьләр хезмәттәшлеге тарихына Казанда нигез салынды
Фото: © «Татар-информ»

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында БРИКС илләре яшьләр советы әгъзалары белән очрашты.

ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада катнашучыларга БРИКС илләре яшьләр советы утырышы турында видео күрсәткәннәр. Очрашу модераторлары – ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм «Яшьләр дипломатиясе академиясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы рәисе Дилбәр Садыйкова.

Исегезгә төшерик, БРИКС илләре яшьләр советының тарихта беренче тапкыр кара-каршы форматтагы утырышы 31 октябрьдә башланып китте. Биредә берләшмә әгъзасы булган 9 дәүләттән 40ка якын делегат җыелды. Чараны оештыручылар – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Россия – БРИКС» проект офисы һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе.

БРИКС яшьләр советында хезмәттәшлекнең биш юнәлеше билгеләнгән: фән һәм мәгариф, эшмәкәрлек, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, волонтерлык, технологияләр һәм инновацияләр.

Казанда күптән түгел генә БРИКС илләре саммиты узды, дип билгеләп үтте Миңнеханов, катнашучыларны сәламләп.

«БРИКС берләшмәсе кысаларында яшьләр хезмәттәшлеге тарихына нәкъ менә Татарстан башкаласында нигез салынды – биредә 2015 елда беренче тапкыр БРИКС илләре яшьләр саммиты узды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, ул вакыттан бирле Татарстанда яшьләр өчен бик күп масштаблы халыкара чаралар гамәлгә ашырылды. 2020 елда РФ Тышкы эшләр министрлыгы Яшь дипломатлар советы катнашында БРИКС илләре яшь дипломатлары форумы узды, шулай ук ел саен KazanForum кысаларында яшьләр сессияләре, яшьләр эшләре буенча министрлар, шулай ук бөтен дөньядан яшьләр лидерлары катнашында Казан глобаль яшьләр саммиты уздырыла.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Казан 2022 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусын алды.

«Быел Россиянең БРИКСта рәислеге кысаларында яшьләр көн тәртибе җитди дәрәҗәдә төзелде, - дип билгеләп үтте ТР Рәисе. - Яшьләр сәясәте – Татарстанның һәм бөтен илнең кеше капиталын үстерү өчен стратегик яктан мөһим өлкә. Аның өстенлекле юнәлешләре арасында яшьләр дипломатиясен үстерү, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, БРИКС берләшмәләре кысаларында Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген ныгыту бар».

Татарстан коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр аша балалар һәм яшьләр белән эш итүдә бай тәҗрибә туплады, дип дәвам итә Миңнеханов. Әлеге оешма һәм берләшмәләр инде үзенчәлекле брендларга әйләнде. Шулар арасыннан ул «Сәләт» бергәлеген, «Йолдызлык», «Безнең заман» фестиваль хәрәкәтләрен, ТР предприятие һәм оешмалары яшьләр советын, яшь галимнәр хәрәкәтен атады.

Аның сүзләренчә, Яшьләр дипломатиясе академиясе халыкара яшьләр программалары һәм проектларын гамәлгә ашыруда мөһим роль уйный.

«Сезнең инициативаларга шат булачакбыз», - дип ышандырды Миңнеханов. Шулай ук ул катнашучылар белән ешрак очрашырга һәм аралашырга кирәк, дип санавы турында өстәде.

БРИКС илләре яшьләр советы вәкилләре арасында Кытай, Иран, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Эфиопия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бразилия һәм Россиядән яшьләр бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100