news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов БРИКС чараларын оештыру комитетына үзгәреш кертте

Миңнеханов БРИКС чараларын оештыру комитетына үзгәреш кертте
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия рәислеге кысаларында чараларга әзерлек һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты составына үзгәрешләр кертте. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Состав ике кеше белән тулыланган. Алар - Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Ирек Кадамов (килештерү буенча).

2024 елның 1 гыйнварыннан Россия БРИКС рәисе булды. берләшмәнең Йоханнесбургта узган саммитында Россия Президенты Владимир Путин безнең илнең БРИКСта рәислеге өстенлекләрен белдерде. Искәртик, Татарстан башкаласында октябрьдә берләшмә әгъзалары булган илләр саммиты узачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Казанда БРИКС илләре Уеннарына әзерлек буенча республика комитетын җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot