Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә Алабугада автозавод эшчесе һәлак булды
Бүген Украина пилотсыз очкычларының Татарстан территориясенә чираттагы һөҗүме ясалды. БПЛА җимерекләре Алабуга районында автомобиль заводының контроль-кертү пункты бинасына төшкән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында хәбәр итте.
Нәтиҗәдә эшче һәлак була, барлыгы 13 кеше зыян күрә, бер кеше – авыр хәлдә. Барысына да кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде. Урында янгын чыккан, аны оператив рәвештә сүндергәннәр.
«Гражданнарга һөҗүм безнең ил көрәшә торган канлы һәм рәхимсез Киев режимын тагын бер кат исбатлый. Һәлак булучының гаиләсенә тирән кайгы уртаклашу белдерәм. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим. Куркуга салырга тырышуга карамастан, республикада барлык предприятиеләр һәм тормыш өчен кирәкле объектлары тотрыклы эшли. Оператив хезмәтләр даими хәрби әзерлектә», - дип хәбәр итте Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз