news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Бөтендөнья татар конгрессы халкыбызны берләштерү буенча зур эш башкарды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасындагы чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының 30 ел дәвамындагы эшчәнлеген билгеләп үтте.

«Туган телгә һәм мәдәнияткә игътибар бөтен дөнья татарларын берләштерә. Быел без Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгын билгеләп үттек. Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын исбатлады; телне, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау, халкыбызны берләштерү буенча зур эш башкарды», - диде ул.

Президент әйтүенчә, республикада милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүгә Татарстан халыклары ассамблеясе, Дуслык йорты, этномәдәни берләшмәләр зур өлеш кертә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100