Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары эстафетасын кабул итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары символы – коокор, шулай ук 2028 елда Казанда узачак турнирның рәсми эстафетасын кабул итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бик зур рәхмәт сезгә! Тугандаш кыргыз халкына һәм республикага чәчәк атуын телим!» - диде Миңнеханов.
Билгеле булганча, коокор – ул традицион күн фляга, кыргызларның көнкүреш предметы. Ул кымызны саклау һәм ташу өчен файдаланылган. Коокор савыт-саба гына түгел, ә кыргыз халкының мәдәни мирасының мөһим элементы, ул утилитар билгеләнеш һәм тирән символик мәгънәне берләштерә.
Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз