news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Болгарда ислам диненең кабул ителүе Россия үсеше тарихында зур роль уйный

«922 елда ирекле кабул ителгән һәм Россиянең күп кенә халыклары тарафыннан гасырлар дәвамында сакланган ислам дине – Россия мөселманнарының бай мирасы», - диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов: Болгарда ислам диненең кабул ителүе Россия үсеше тарихында зур роль уйный
Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Борынгы Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен бердәм дин буларак кабул итү Россия дәүләтчелегенең үсеше тарихында зур роль уйнаган.

«Бу вакыйга Россия дәүләтен үстерүдә зур роль уйный, илнең әйдәп баручы диннәренең берсе буларак ислам формалашуына китерә. 922 елда ирекле кабул ителгән һәм Россиянең күп кенә халыклары тарафыннан гасырлар дәвамында сакланган ислам дине – Россия мөселманнарының бай мирасы, ул бөтен мөселман дөньясы өчен кызыксыну уята», - диде ул «Kazansummit 2022» XIII халыкара икътисади саммитының пленар форумында.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга аерым рәхмәт белдерде, ул әлеге юбилейга гомумроссия статусын бирүне хуплады. Татарстан Президенты сүзләренчә, бу вакыйга саммитта катнашучыларга бәйрәм тантаналарында катнашырга, республикада һәм илдә барган конфессияара һәм милләтара татулык мохитен тоярга мөмкинлек бирә.

«Уртак куллану икътисадына килгәндә, бу бик кызыклы яңа глобаль тренд. Ул безнең халыкның һәм бизнесның активларга, ресурсларга мөнәсәбәтен үзгәртә, шулай ук цифрлы платформалар һәм экосистемалар үсешен стимуллаштыра», — дип билгеләп үтте ул.

Миңнеханов әйтүенчә, пандемия шеринг-икътисад үсешенә зур этәргеч биргән. «Хәзерге вакытта уртак куллану өлкәсендә законнардагы җитешсезлекләрне бетерү һәм дәүләт җайга салуы актуаль тема булып тора», - диде Президент.

«Ислам финанс инструментларын җайга салу буенча законнарга киләчәктә төзәтмәләр кертү, финанс оешмаларын яңа шартларга җайлаштыру, ислам икътисады, мөселман стандартларына ярдәм итү, Россия регионнарына инвестицияләрне, мөселман илләрен җәлеп итү өлкәсендә башка илләрнең уңай тәҗрибәсен өйрәнү өлкәсендә системалы эшне дәвам итү мөһим. Шулай ук хәләл индустриясенең киләчәк үсеше дә күздә тотыла», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм KazanSummit-2022дә катнашучыларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100