news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының Ефановка авылында яңа элеватор ачты

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының Ефановка авылында яңа элеватор ачты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Бөгелмә районы Ефановка авылында элеватор комплексын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов инвесторга республикадагы эше һәм Татарстанның агросәнәгать комплексына керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. «Соңгы елларда компания ун районда агросәнәгать комплексын үстерүгә 38 миллион сумнан артык акча кертте. Заманча сөтчелек комплекслары, орлык заводы төзеде һәм логистик куәтләр булдырды. Гомумән алганда, ул авыл территорияләрен комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыруда, шулай ук тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ярдәм күрсәтә», – диде ТР Рәисе.

Төбәк җитәкчесе шулай ук әлеге проектны тормышка ашыру республикада авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен өстәмә мөмкинлекләр ача, дип искәртте.

Элеватор 100 мең тонна ашлык сыйдыра. Төяп җибәрүдә югары тизлек (тәүлегенә 65 вагонга кадәр) аның төп үзенчәлеге булып тора.

Яңа элеватор агросәнәгать комплексы экспорт инфраструктурасының мөһим өлешенә әверелер дип көтелә. Тулы куәтенә эшли башлагач, ул ел саен чит илләргә 150 мең тоннадан артык бөртекле һәм майлы культуралар җибәрә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot