Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Бөгелмә районын Татарстанның сәнәгать үзәкләренең берсе дип атады
Бөгелмә районы Татарстанның сәнәгать үзәкләренең берсе булып кала. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов район Советы утырышында белдерде, анда 2025 елга социаль-икътисади үсешкә нәтиҗә ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде. Очрашу Яшьләр сараенда узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Утырыш алдыннан Миңнеханов махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән зур йөк автомобильләре озатты. Аннары ул Бөгелмә казанышларына һәм шәһәрнең 250 еллыгына багышланган күргәзмәне карады.
Хисап белән район башлыгы Дамир Фәттахов чыгыш ясады. Ул махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өстенлекле булып кала, дип билгеләп үтте. Узган ел районнан махсус операция зонасына 265 тонна гуманитар ярдәм җибәргәннәр. Бөгелмәдә махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннары өчен федераль тернәкләндерү үзәген ачуга әзерлиләр, аны 2027 елда кертү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз