news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү турындагы указны имзалады

Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү турындагы указны имзалады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү турындагы указны имзалады. Документ республика җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетына 1 декабрьгә кадәр әлеге вакыйгага әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар планы әзерләргә һәм расларга, республика территориясендә яшәүче ветераннарның социаль-икътисади хәлен яхшырту өчен чаралар күрергә кушты.

Республика хакимияте органнары шул исәптән 1941-1945 еллардагы хәлиткеч бәрелешләр һәм башка вакыйгаларга багышланган чаралар әзерләү һәм аларны үткәрү өчен тиешле чаралар күрергә, ветераннарга булышлык күрсәтергә һәм солдатларның каберләрен, мемориалларны тәртипкә китерү, сугыш елларында һәлак булган хәрбиләрне эзләү һәм җирләү өчен муниципалитетлардагы җирле үзидарә органнарына ярдәм итәргә тиеш.

Район башлыкларына бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзергә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100