news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Бөек Ватан сугышы елларында татарстанлыларның батырлыгы турында искәртте

Миңнеханов Бөек Ватан сугышы елларында татарстанлыларның батырлыгы турында искәртте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Җиңү көне белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы илнең һәр гаиләсе тарихында эз калдырган.

«Йөзләрчә мең татарстанлы сугыш кырларында Ватанны батырларча саклады. Республика фронт белән беррәттән Җиңүне яулаган ышанычлы тылны тәэмин итте. Кадерле ветераннарыбыз алдында баш иябез!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов МАКС мессенжерындагы каналында.

«Җиңү бүләк иткән, фронтта һәм тылда батырлык үрнәге күрсәткән буынга без мәңге бурычлы. Чиксез рәхмәт!
Бөек Җиңү Көне мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot