news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: 45нче елның язы бөтен дөньяга күрсәтте - безне сындырырга мөмкин түгел

Рөстәм Миңнеханов: 45нче елның язы бөтен дөньяга күрсәтте - безне сындырырга мөмкин түгел
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Бөек Җиңү көне белән котлау урнаштырды.

1945 елның язы халыкның какшамас рухы символына әверелде һәм дөньяга Россияне сындыру мөмкин түгеллеген исбатлады, – дип ассызыклый ул мөрәҗәгатендә.

Миңнеханов тынычлык һәм азатлык өчен гомерен корбан иткән кешеләрнең мәңгелек батырлыгын билгеләп үтте һәм ветераннарга тирән рәхмәтен белдерде. Ул Бөек Җиңүне алып килгән барлык геройларга тынычлык, иминлек һәм якты истәлек теләде.

«Илнең төп бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән! 45нче елның язы бөтен дөньяга күрсәтте: безне сындырырга мөмкин түгел! Тыныч күк йөзе өчен гомерен корбан иткән ветераннар алдында баш иябез, геройларга мәңгелек дан!» - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100