news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә бүген үк әзерләнә башларга кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләрен башлау тәкъдимен хуплады. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде.

«2025 елда билгеләп үтеләчәк Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан инде бүген үк чаралар планын әзерли башларга кирәк», - диде ТР Президенты.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сугыш ветераннары һәм анда катнашучыларның саны елдан-ел кими, шуңа күрә «безнең бурыч – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы рәвештә үткәрү».

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Бөек Җиңүнең юбилей датасын бәйрәм итү чаралары планын формалаштыра башларга тәкъдим итте.

«2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәгебезне искә алып, инде бүген үк әлеге датаны билгеләп үтү буенча чаралар планын формалаштыра башларга кирәк дип саныйм», - диде ул.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100