news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов БМО Генераль сәркатибенең махсус илчесе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БМО генераль секретареның цивилизацияләр Альянсындагы югары вәкиле, БМО генераль секретареның махсус илчесе Мигель Анхель Моратинос белән очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөйләшүләр «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумының пленар утырышы алдыннан узды.

Рөстәм Миңнеханов Мигель Анхель Моратиноска Казанга визиты һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында, шулай ук форум чараларында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Яклар стратегик күзаллау төркеме кысаларында хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар. Мигель Анхель Моратинос төркемнең һәм аның җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның эшчәнлеген югары бәяләде.

Очрашуда шулай ук Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров һәм башкалар катнашты.

Мигель Анхель Моратинос – 2004-2010 елларда Испаниянең Тышкы эшләр министры урынын биләгән Испан дипломаты һәм сәясәтчесе. 2018 елдан ул БМО Генераль сәркатибе урынбасары булып тора, ә 2019 елдан – цивилизацияләр Альянсы буенча югары вәкил.

news_right_1
news_right_2
news_bot