Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Благовещенск шәһәрендә «ЗимФестАмур» кышкы уеннарын ачуда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов Благовещенск шәһәрендә «ЗимФестАмур» кышкы спорт төрләре халыкара Россия-Кытай фестивален ачты. Быел Татарстан уеннарда беренче тапкыр кунак төбәк буларак катнаша, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Тантаналы чарада шулай ук Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәте рәисе урынбасары Хань Шэнцзянь, Хэйхэ шәһәре Халык Хөкүмәте рәисе Цинь Бо һәм шулай ук Кытайдан кунак төбәк буларак катнашучы Аньхой провинциясе вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кунаклар алдында чыгыш ясаганда фестивальне Россия белән Кытай арасындагы стратегик партнерлыкны ныгытуның яхшы мисалы дип атады.
«Россия-Кытай кышкы спорт төрләре фестивалендә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләвемә шатмын. Бу мөһим чара Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы стратегик партнерлыкны һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуның мисалы булып тора. Уеннар спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеген күрсәтә. Әлеге фестиваль – тәҗрибә алышу, һөнәри осталыкны арттыру һәм спортчыларның яңа буынын илһамландыру өчен яхшы мөмкинлек», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Губернатор Василий Орлов катнашучыларны рус һәм кытай телләрендә сәламләде, Хэйлунцзян провинциясе партнерларына һәм Татарстан кунакларына чарага килүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Фестиваль безнең халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне тагын да ныгытыр, дип ышанам! Барыгызны да ярышларны ачып җибәрү белән котлыйм!» - диде ул.
Спорт өлеше Казан шәһәренең «Ак Бүре» командасы яшь хоккейчылары һәм Хэйлунцзян һәм Аньхой провинцияләре җыелма командасы спортчылары арасында хоккей матчы белән ачылды. Уен тигез исәп (4:4) белән тәмамланды – дуслык җиңде.
Иң кызыклы мизгелләрнең берсе «КАМАЗ-мастер» командасыннан күрсәтмә узыш булды. Рөстәм Миңнеханов К5 спорт машинасы руле артына утырды һәм Василий Орловны боз трассасы буйлап йөртте.
«Минем беркайчан да КАМАЗда болай тиз йөргәнем юк иде», – диде Амур өлкәсе губернаторы.
Видео: t.me/galimovatatarstan
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз