news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Бизнесны үстерү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

Миңнеханов Бизнесны үстерү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Мәскәүдә Кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Аны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде. Катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Михаил Мишустин кереш сүзендә ассызыклаганча, кече һәм урта бизнесны үстерү дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Россия Президенты бу өлкәгә аерым игътибар бирә, дип искәртте ул. Премьер-министр сүзләренчә, кече һәм урта бизнес икътисадның мөһим өлешенә әйләнде, конкурентлы мохит формалаштыруга, эш урыннары булдыруга, төбәкләрне ныгытуга һәм яңа тармаклар барлыкка килүгә ярдәм итә. Мишустин билгеләп үткәнчә, нәкъ менә әлеге өлкәдә технологик үсешкә һәм яңа базарлар ачуга ярдәм итүче алгарышлы идеяләр еш туа.

Хөкүмәт эшмәкәрләргә актив ярдәм күрсәтүен дәвам итә, дип өстәде Мишустин. Секторны үстерүгә юнәлтелгән илкүләм проект тәмамлану бердәм ярдәм системасын төзергә мөмкинлек бирде – бизнес башлап җибәрүдән алып экспортка чыгуга кадәр. Премьер-министр билгеләп үткәнчә, бу эш дәвам иттереләчәк.

Шулай ук хөкүмәт башлыгы хәбәр иткәнчә, кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә мәшгульләр санын арттыру буенча Президент куйган максат арттырып үтәлгән. Узган ел нәтиҗәләре нигезендә бу секторда 29,3 миллионнан артык кеше эшләгән. Мишустин сүзләренчә, эшмәкәрләр саны арту – соңгы елларда кабул ителгән карарларның тулы бер комплексы нәтиҗәсе.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100