news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов бизнес вәкилләре белән очрашты һәм Россия эшмәкәрлеге көне белән котлады

Миңнеханов бизнес вәкилләре белән очрашты һәм Россия эшмәкәрлеге көне белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын 26 майда билгеләп үтелгән Россия эшмәкәрлеге көне белән котлады. Татарстан Рәисенең бизнес вәкилләре белән очрашуы Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан «Весна» сәнәгать паркында узды.

«Эшмәкәрләр һәрвакыт халыкның актив өлеше булды һәм булып кала бирә. Күпме яңа проект гамәлгә ашырылганын сизәбез һәм күрәбез», – диде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер бизнес өчен катлаулы чор: төп ставка югары, санкцияләргә бәйле мәсьәләләр бар.

«Шуңа да карамастан, эшмәкәрләрнең җайлашуын һәм барлык ресурслардан актив файдалануын күрәбез», – дип ассызыклады ТР Рәисе.

2024 елда Татарстанның тулаем төбәк продукты 5,2 триллион сум тәшкил иткән. Әлеге күләмнең дүрттән бер өлеше – кече һәм урта эшмәкәрлек керткән өлеш.

Татарстанда бүгенге көндә 182 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли. Бу күрсәткеч буенча төбәк Идел буе федераль округында беренче урында тора. Моннан тыш, республикада 392 мең үзмәшгуль теркәлгән.

Узган елда Татарстан эшмәкәрләре 233 миллиард сум салым түләгән.

«Бу бик җитди саннар», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot