Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов биш ветеранны һәм тыл хезмәтчәнен «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде. Бу карар республика җитәкчесенең сайтында чыкты.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Илья Ванюков, Николай Левагин, Равил Хәкимов, тыл хезмәтчәннәре Александр Усцов, Халидә Хөсәенова медальләр белән бүләкләнде.
Алар Татарстан өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткәне өчен бүләккә лаек булды, диелә документта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз