news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов биш татарстанлыга республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирде

Татарстанның биш кешесе республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре булды. Әлеге карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Аерым алганда, мактаулы исем хезмәт ветераны, «Мирас» үзешчән халык ветераннар хоры җитәкчесе Наил Бариевка, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының яктылык буенча рәссамы Светлана Гыйбадуллинага һәм Татарстанның Кукмара районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Нуриевка бирелде.

Моннан тыш, Казан театр училищесының вокал укытучысы Зөлфирә Фәссахова һәм Чаллы шәһәренең 3нче балалар музыка мәктәбе директоры Наталья Шумилова да шундый ук рәвештә билгеләп үтелде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Миңнеханов шулай ук «Россия Студентлар отрядлары» оешмасының ике җитәкчесен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100